ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

29нчы март көнне Әлмәт муниципаль районы халыкны иҗтимагый яклау идарәсендә бик матур, эчтәлекле, файдалы чара үткәрелде – бу сәламәтлеге чикләнгән балаларның кул эшләре бәйгесе.

 

Ел саен 2нче апрель Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көне буларак билгеләп үтелә.

 


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 1нче апреленә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың 423 анасына билгеләнгән.

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча республика комиссиясе һәм Республика өчьяклы социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе каршындагы Хезмәт хакын түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы катнашлыгы кысаларында Хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт законын үтәмәүче намуссыз оешма җитәкчеләре белән махсус эш алып барыла. 

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приюты карамагындагылар Чаллы типографиясендә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булдылар.

Шушы көннәрдә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы 4нче номерлы төзәтүче колониядә булды. Профконсультант иреккә чыгарга әзерләнүчеләр белән аралашты.

Республика «Сможем вместе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә муниципаль районы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен «Арт-терапия – мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерү чарасы буларак» дип аталган мастер-класс оештырылды.

Тернәкләндерүнең индивидуаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приюты психологлары белән балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүче максатчан эш алып барыла.

Бүген Менделеевскның балалар һәм яшүсмерләр өчен "Камские зори" социаль приютында тәрбияләнүчеләр Лилия Габдрахмановада кунакта чүлмәкче осталыгы буенча мастер-класста булдылар.

«Сможем вместе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Һөнәрләр марафоны» дип аталган чара узды. Һөнәри юнәлеш бирүче әлеге чараны уздыруда В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Бөгелмә филиалы студентлары да катнашты. Оештыручылар балаларны төрле һөнәрләр белән таныштырырга тырышты, шулай ук хезмәт эшчәнлегенең кеше тормышында нинди әһәмияткә ия булуына басым ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International