Шушы көннәрдә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы 4нче номерлы төзәтүче колониядә булды. Профконсультант иреккә чыгарга әзерләнүчеләр белән аралашты.
Очрашу барышында эш белән тәэмин итү үзәге белән күрсәтелә торган хезмәтләр турында, эшсез гражданны һәм эш эзләүчеләрне теркәү тәртибе, эшкә урнашу турында махсус программалар, өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлекләре турында тулы мәгълүмат бирелде.
Гражданнар Түбән Кама муниципаль районының предприятия һәм оешмаларында булган актуаль вакансияләр белән таныштылар. Барлыгы әңгәмәдә иреккә чыгарга әзерләнгән 47 кеше катнашты.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, колониянең белешмә пункты төрле мәгълүмати брошюралар һәм буклетларга баеды.