"Апрель" тернәкләндерү үзәге "Зажги синим" акциясенә кушылды

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Ел саен 2нче апрель Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көне буларак билгеләп үтелә.

"Апрель" үзәге һәр ел шушы диагноз турында кешеләргә сөйләү, аңлату өчен төрле чаралар, акцияләр оештыруда актив катнаша. Бу чаралар социаль челтәрләрдә #зажгисинимказань хэштегы астында, аутизм булган кешеләр һәм аларның гаиләләренә теләктәшлек белдерү өчен оештырылган флешмобтан башланып китте.

Гадәттәгечә, зәңгәр төс аутизм төсе булып санала. Бу инициативаны бик күпләр хуплады: социаль челтәрләрдә бу көнне зәңгәр кием киеп төшкән фотоларын куючылар саны бик күп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International