Тернәкләндерүнең индивидуаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приюты психологлары белән балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүче максатчан эш алып барыла.
Социаль хезмәт алучылар белән әлеге терапия ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр ныгысын өчен булдырыла. Уртак дәресләр барышында ата-аналар үз балаларының таләпләренә һәм ихтыяҗларына сизгеррәк була башлый, балаларына аңлау белән карарга өйрәнә. Уртак төркемле дәресләрдә катнашып, ата-аналар бала белән бергә вакыт үткәрәләр, аның белән уйныйлар, шул сәбәпле бала белән аның мәнфәгатьләрен буләләр, ә бала үзен уңайлы һәм имин хис итә.
28 мартта уртак гамәли дәрестә Бадреев Валераның әнисе ком терапиясендә катнашты. Турыдан-туры аралашу баланың да, ананың да кәефенә уңай йогынты ясый, баланың гомуми психологик үсешендә, аның үз-үзен бәяләүдә, шәхес буларак оешуында чагыла.
Наталья Саитовна воочию смогла наблюдать, что занятия песочной терапией способствуют развитию мелкой моторики, воображения и учат пониманию себя и других.
Наталья Саит кызы үз күзләре белән ком терапиясе дәресләренең вак моториканың үсешенә, баланың үз-үзен һәм башкаларны аңлавына ярдәм итүен күзәтә алды.
Со слов психолога приюта Нелли Матросовой, рисование песком оказало целительное воздействие, этот «разговор» рук с песком дал огромнейший психокорректирующий ресурсный эффект.
Приют психологы Нелли Матросова сүзләренчә, ком белән рәсем ясау уңай йогынты күрсәтте, кулларның ком белән бу «сөйләшүе» бик зур психотөзәтүче нәтиҗә бирде.