Реабилитация процессында арт-терапия

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Республика «Сможем вместе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә муниципаль районы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен «Арт-терапия – мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерү чарасы буларак» дип аталган мастер-класс оештырылды.

Чарада балаларның эшләре, өй шартларында папье-маше, бисер үрү, камыр пластикасы, чигү техникаларында сувенир продукциясе ясау буенча уртак дәресләр оештыру алымнары тәкъдим ителде.

Ата-аналарны балаларның дефект структурасын, үсешнең яшь белән бәйле һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, материаллар һәм технологияләр сайлау тәкъдимнәре белән таныштырдылар.

Тәрбияче Алина Гадельшина сүзләренчә, тернәкләндерү процессында арт-терапия ысулларын куллану ярдәмендә балаларның үсешендә һәм дәресләрдә катнашуларында уңай динамика күренә, балаларның үз иҗаты нәтиҗәләренә карата кызыксынулары арта. Шул рәвешле, әлеге күнекмәләр мөмкинлекләре чикле балаларда мөстәкыйльлек һәм ышаныч формалашуга, позитив индивидуаль-шәхси күрсәткечләр камилләшүгә китерә. Бу, үз чиратында, социальләшү һәм балаларның җәмгыятьтә адаптацияләшүенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International