«Яңарыш» үзәгендә һөнәрләр марафоны узды

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

«Сможем вместе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Һөнәрләр марафоны» дип аталган чара узды. Һөнәри юнәлеш бирүче әлеге чараны уздыруда В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Бөгелмә филиалы студентлары да катнашты. Оештыручылар балаларны төрле һөнәрләр белән таныштырырга тырышты, шулай ук хезмәт эшчәнлегенең кеше тормышында нинди әһәмияткә ия булуына басым ясадылар.

Чара барлыгы биш баскычтан торды, аның һәрберсендә балалар хезмәт базарындагы иң кирәкле һөнәрләрнең берсе белән танышты. Балалар һәм яшүсмерләр хезмәтнең сыйфатлары, үзе сайлаган һөнәрләрнең уңай һәм тискәре яклары турында белделәр, шулай ук белем бирү оешмалары һәм һөнәр алу мөмкинлеге белән бәйле мәгълүмат алдылар. Аннары аларга «Эшче һөнәрләр турында» дигән презентация тәкъдим ителде.

Студентлар, үз чиратында, һөнәр сайлауда шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, төп кагыйдәләр һәм еш очрый торган хаталар турында искәрттеләр.

Чара барышында тернәкләндерү үзәге балалары һәм яшүсмерләре яңа һөнәрләр турында белделәр, хезмәт турындагы мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, «Һөнәрләр» китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International