Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приюты карамагындагылар Чаллы типографиясендә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булдылар.
Баш инженер Радик Ибраһимов балаларны типография эше белән таныштырды, газета-журналлар булдыру процессы турында җентекләп сөйләде.
Малайлар һәм кызлар экскурсоводны зур кызыксыну белән тыңлады. Алар оешмадагы җиһазлар ярдәмендә газета, журнал, листовкаларның ничек җитештерелүләрен үз күзләре белән күрделәр. Принтердан офсет басма машинасына кадәр зур юл узучы гади ак кәгазьдә таныш логотип барлыкка килүен балалар зур кызыксыну белән күзәтте.
Экскурсия барышында балалар төрле полиграфик җиһазлар белән дә танышты. Истәлеккә типография хезмәткәрләре балаларга календарьлар бүләк иттеләр.