Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча республика комиссиясе һәм Республика өчьяклы социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе каршындагы Хезмәт хакын түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы катнашлыгы кысаларында Хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт законын үтәмәүче намуссыз оешма җитәкчеләре белән махсус эш алып барыла.
Үткәрелгән чаралар барышында үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып баручы «Мамадышская продовольственная корпорация» ҖЧҖ 164 хезмәткәренә 1337,5 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.
Шунысын әйтергә кирәк, хезмәт хакы бурычлары булган оешмалар белән эш дәвам итәчәк – бу сорау махсус контрольда тора.