Әлмәттә «Якыныңа яхшылык бүләк ит-2018» бәйгесе узды

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

29нчы март көнне Әлмәт муниципаль районы халыкны иҗтимагый яклау идарәсендә бик матур, эчтәлекле, файдалы чара үткәрелде – бу сәламәтлеге чикләнгән балаларның кул эшләре бәйгесе.

Быел бәйге «Якынныңа яхшылык бүләк ит!» девизы астында, республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарын берләштерүче «Постройка+» төзүчеләрнең беренче журналына 10 ел тулу уңаеннан оештырылды. Марина Гайнетдинова җитәкчелегендә һәрдаим үткәрелеп килүче әлеге бәйге балаларда хезмәткә дәрт, мәхәббәт уята, тормышта аларга сәламәт кешеләр белән бер дәрәҗәдә аралашу мөмкинлеге тудыра, авырлыкларны җиңүдә киң кулланыш таба.

Бәйгенең максаты – сәламәтлеге чикләнгән балаларны берләштерү, аралаштыру, дуслаштыру, сәләтләрен ачу.

Бәйгедә 4 яшьтән алып 15 яшькә кадәр балалар катнашты., бйрәмгә 60 артык кеше җыелды. Сәләтле, көчле рухлы балалар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

1 урын –сабыннан ясалган чәчәк бәйләме өчен Мартынов Артур мультиварка белән бүләкләнде;

2 урын – «Күңелле убырлылар» эше белән Габдуллина Мәрьям һәм пластик шешәләрдән ясалган агач эше өчен. Жоховская Аделина;

3 урын – «Могҗизалы аҗдаһа» эше өчен Имаев Роман, «Гаҗәп чәчәк бәйләме» эше өчен Галимова Рамина һәм«Ал чәчәк», «Туй чәчәк бәйләме», «Диңгез кырындагы хыял» сурәтләре өчен Смольковлар гаиләсе.

Әлмәт шәһәренең «Бобрята» ШТК төркеме чыгышы балалар өчен искиткеч бүләк булды. Әкият каһарманнарының балалар белән төрле уеннар һәм бәйгеләр уздыруы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International