Бүген Менделеевскның балалар һәм яшүсмерләр өчен "Камские зори" социаль приютында тәрбияләнүчеләр Лилия Габдрахмановада кунакта чүлмәкче осталыгы буенча мастер-класста булдылар.
Балалар балчыктан әйберләр ясау серләрен белделәр, шулак ук әзер әйберләрне бизәүдә үз көчләрен сынап карадылар.
Мастер-класста катнашучыларның барысы да үз нәтиҗәләре белән канәгать калды, өстәвенә, алар үзләре ясаган әйберләрне бүгенге очрашуның истәлеге итеп алып калдылар.