ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2018 ел
җомга

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгынга каршы куркынычсызлык чараларын үтәү буенча, гадәттән тыш хәлләр булганда гамәлгә ашырыласы әшләр турында дәресләр үткәрелде.

Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Спорт һәм хәрәкәт – ул тормыш» шигаре астында Сәламәтлек көне үткәрелде.

Бөек рус язучысы Лев Толстой тормышын һәм иҗатын өйрәнү максатыннан, Актаныш «Игелек узеге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары балигъ булмаган социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен район үзәк балалар китапханәсенә экскурсия оештырдылар.

Кама Тамагы районы Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Мария Михаил кызы Владимирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

«Россия балалары-2018» профилактик операциясе барышында Бөгелмә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен кинотренинг элементлары кулланылган «Балаларның киләчәге безнең кулларда» дигән интерактив дәрес узды.

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымлы минераллар дөньясы» дигән чара узды. Аны Денежкин исемендәге Балалар мәрхәмәтлек орденының «көмеш» яшьтәге волонтерлары оештырды. Бу чара «Бергә булдырабыз» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

1 апрельдә Татарстанда «Россия балалары - 2018» Бөтенроссия ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең беренче этабы башланып китте.

Арча балалар һәм яшүсмерләр өчен “Исток надежды” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Казан арты» тарих-этнография музеена «Комсомол – бу юкка гына булмаган! Бу планетаның яшьлеге!» дигән экскурсия оештырылды.

Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче социаль хезмәтләр алучылар белән эштә яңа технология гамәлгә кертелде – «Скандинавия йөреше». Әлеге технологияне гамәлгә ашыру өчен кирәкле җиһазларны оешма «Алтын көз» республика конкурсында социаль тернәкләндерү программасын җитештергән өчен бүләк итеп алды.

Кама Тамагы «Богородский рай» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы Гөлназ Хөснетдинова «Татарстан – бай төбәк» темасына дәрес үткәрде. Чарада Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International