ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2018 ел
җомга

Бүген Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «За здоровьем на тренажере» дигән дәрес үтте. Аның барышында инсульт кичергән социаль хезмәтләр алучылар күпфункцияле «ДОН» комплексында шөгыльләнделәр.

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  тәрбияләнүчеләргә кунака Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары килде.

Лениногорск мәшгульлек үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә чираттагы ведомствоара рейд белән чыктылар. Бу атнада белгечләр Иске Кувак авылында булдылар.

«Россия балалары - 2018» ведомствоара профилактик операциясен үткәрү кысаларында Балтач халыкны социаль тәэмин итү «Наз» комплекслы үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм Балтач районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге инспекторы Ләйсән Нәҗипова8-10 сыйныф укучылары янында булдылар.

Шушы көннәрдә Әгерҗе балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ласка» социаль приютында "Нәрсә ул Комсомол? Комсомол белән аерылмам..." дигән интерактив дәрес узды.

Православия динен тотучылар Пасха бәйрәмен язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә – 4 апрельдән 8 май араларында бәйрәм итә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла.

Татар халкының күренекле язучысы, шагыйрь һәм драматург Әхмәт Фәйзи иҗатына, тормыш юлына багышланган әдәби чараны учреҗдениянең мәдәни чаралар оештыручысы Гөлсем Наип кызы Миргазова һәм Чистай үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Зөһрә Рәлиф кызы Заббарова бик үзенчәлекле һәм файдалы итеп уздырдылар.

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр социаль ятимнәр йортында тәрбияләнүче Максим Демин шәһәр күләмендә әдәби-музыкаль фестивалендә җиңү яулады.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында атна дәвамында «Без Пасхага әзерләнәбез» остаханәсе эшләде. Хезмәт инструкторы Флюра Мусина җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар кечкенә могҗизалар тудырдылар.

Казан шәһәре Мәскәү районының Эш белэн тәэмин итү үзәгендә Казан фәнни-җитештерү берләшмәсенең исәпләү техникасы һәм информатика бүлегендә эшләүче белгечләр эшсез калган гражданнарга психологик яктан дәүләт ярдәме күрсәтте һәм шәхси формада дәресләр үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International