Алабуганың интернат-йорты хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында искәрттеләр

2018 елның 6 апреле, җомга

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгынга каршы куркынычсызлык чараларын үтәү буенча, гадәттән тыш хәлләр булганда гамәлгә ашырыласы әшләр турында дәресләр үткәрелде.

Дәресне гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы буенча инженер Ришат Газизов үткәрде. Ул хезмәткәрләргә төрле хәлләрдә гамәлгә ашырыласы әшләр турында искәртеп узды, янгын чыгуның аеруча еш очрый торган сәбәпләре турында сөйләде.

Чараның практик өлешендә хезмәткәрләргә төрле янгын сүндерү җайланмалары белән ничек эш итәргә кирәклеген сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International