Арча балалар һәм яшүсмерләр өчен “Исток надежды” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Казан арты» тарих-этнография музеена «Комсомол – бу юкка гына булмаган! Бу планетаның яшьлеге!» дигән экскурсия оештырылды.
Тәрбияче Зөлфия Каримуллина сүзләренә караганда, мондый экскурсияләр балаларда әхлакый, патриотик хисләр тәрбияли, тарихны тирәнрәк өйрәнергә ихтыяҗ тудыра.