«Россия балалары-2018» профилактик операциясе барышында Бөгелмә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен кинотренинг элементлары кулланылган «Балаларның киләчәге безнең кулларда» дигән интерактив дәрес узды.
Чарада 7 гаиләдән 10 ата-ана катнашты. Чара барышында «Манипуляция сере. Наркотиклар» социаль ролигы күрсәттеләр. Дәреснең максаты – балаларны кайгыдан сакларга, ата-аналарга наркотик һәм аның балаларның формалашуына йогынтысы турында ышанычлы мәгълүмат җиткерергә.