Бөгелмәнең балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүче Валерий Шумга Бердәм бөтенроссия спорт классификациясе шартларын үтәү нигезендә спорт акробатикасы буенча I спорт разряды бирелде.
2018 елның 12 апрель көнендә Яр Чаллы шәһәрендә«Язгы игелек атнасы» вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Бала табу йортыннан чыгуның беренче көне күп кенә ата-аналар өчен авыр була. Төрле кыенлыкларны булдырмас өчен, Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Мин әни» социаль программасы кысаларында йөкле хатын-кызлар өчен профилактик дәресләр үткәрелә.
Аксубай районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында «Аҗаган» хәрби-спорт уеныештырылды.
Ярдәм итү максатында эшкә урнаштыру һәм конкурентлылык сәләтен арттыру, эшче көчләр хезмәт базарындагы Әлмәт мәшгульлек үзәге җибәрә эшсез гражданнарны һөнәри укыту буенча төрле белгечлекләре буенча.
Кичә Баулының халыкка социаль хезмәт күрсәтүче «Милосердие» үзәгендә «Шартлы янгынны сүндерү һәм янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү» темасы буенча уку күнекмәсе узды.
Беренче апрельдә Чистай муниципаль районы территориясендә санитар-экологик икеайлык башланды.
Гадәттән тыш хәлләрдә кирәкле дөрес гамәлләргә өйрәтү, мөмкин булган куркынычны алдан күрә белү сәләтен булдыру, үз гомерең, тирә-юньдәгеләрнең тормышы өчен җаваплылыкны аңлау – нәкъ менә шуның өчен Түбән Каманың гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү «Веста» үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр даими рәвештә үткәрелә .
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгынга каршы куркынычсызлык чараларын үтәү буенча, гадәттән тыш хәлләр булганда гамәлгә ашырыласы әшләр турында дәресләр үткәрелде.
Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Спорт һәм хәрәкәт – ул тормыш» шигаре астында Сәламәтлек көне үткәрелде.