Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагылар минераллар сихри дөньясы белән таныштылар

2018 елның 6 апреле, җомга

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымлы минераллар дөньясы» дигән чара узды. Аны Денежкин исемендәге Балалар мәрхәмәтлек орденының «көмеш» яшьтәге волонтерлары оештырды. Бу чара «Бергә булдырабыз» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Орден рәисе Зөһрә Лезина инвалид балаларга кунакка геолог Клавдия Лазареваны чакырды. Ул тәрбияләнүчеләргә безнең якта очрый торган төрле төсле минераллар күрсәтте, алар турында кызыклы әйберләр сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International