Интернат-йорт карамагындагыларның хәленә җәяү йөрү уңай йогынты ясый

2018 елның 6 апреле, җомга

Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче социаль хезмәтләр алучылар белән эштә яңа технология гамәлгә кертелде – «Скандинавия йөреше». Әлеге технологияне гамәлгә ашыру өчен кирәкле җиһазларны оешма «Алтын көз» республика конкурсында социаль тернәкләндерү программасын җитештергән өчен бүләк итеп алды.

Әлеге төр дәресләр барлык мускулларны яхшы тонуста һәм хәлдә тотарга ярдәм итә, кан циркуляциясен көчәйтә, күп кенә йөрәк авыруларын булдырмаска ярдәм итә.

Моннан тыш, чарада катнашучыларның кәефләре яхшыра, алар үзләрен рәхшт һәм биңел хис итә башлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International