Минзәлә интернат-йортында Сәламәтлек көне

2018 елның 6 апреле, җомга

Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Спорт һәм хәрәкәт – ул тормыш» шигаре астында Сәламәтлек көне үткәрелде.

Әлеге чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик культура һәм спортка булган кызыксынуны үстерү.

Күңелле музыка астында катнашучылар зарядка ясадылар, биеделәр. Белгечләр сүзләренчә, барлык кеше дә күтәренке һәм яхшы кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International