Сәламәтлек көнендә «Өмет» үзәгендә күп балалы гаиләләр өчен спорт бәйрәме узды

2018 елның 6 апреле, җомга

1 апрельдә Татарстанда «Россия балалары - 2018» Бөтенроссия ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең беренче этабы башланып китте.

Шул уңайдан Биектау «Өмет»халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре спорт бәйрәме оештырдылар. Чарага күп балалы гаиләләр чакырылды.

Бәйрәм программасы бик бай һәм кызыклы иде. Командаларга төрле бәйгеләр, уеннар тәкъдим иттеләр. Балалар барлык биремнәрне дә бик теләп башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International