«Россия балалары -2018» ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясен гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагоглары Наталья Бахтигареева һәм Ольга Бывальцева Николь кафедраль соборы янындагы «Ника» мәктәбенә чыгу оештырдылар. Максаты наркоманияне кисәтү булган чарада социаль патронатта булган балалар катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр өчен “Асылташ” социаль ятимнәр йортының “Курносики” төркемендә гади булмаган эшчәнлек уздырылды – балалар Л. Толстойның "Лев и собачка" әсәре белән таныштылар. Бу чара Татарстан президенты тарафыннан игълан ителгән Л. Толстойның елы уңаеннан уздырылды.
Менделеевск муниципаль районындагы «Берег Надежды» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә «Мамина азбука» клубының чираттагы очрашуы узды.
«Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр, әти-әниләре белән берлектә, #ЭКОяз акциясенә кушылдылар. Чараның төп максаты – табигатьне саклау фикерен тормышка ашыру.
Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгендә янгын булган очракта дөрес гамәлләр кылуны ныгыту максатыннан уку күнекмәләре узды.
Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән баларнын тернәкләндерү үзәгендә “Бусоград” техникасы буенча эш бара.
Алабуганың предприятиеләре быел 51 инвалидны эшкә урнаштырырга тиеш. Әлеге квота 16 оешмага билгеләнгән, шуларның бишесе аны тулысынча үтәгән, бер оешма – өлешчә, дип хәбәр итте бүген эшлекле сишәмбе вакытында Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Юлия Демина.
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, “Прометей” фәнни эзләнү институты хезмәткәрләре һәм “Яхшылык тудырганда” социаль хәйрия проекты волонтерлары белән берлектә, И.К. Зарипов исемендәге галерея-студиядә балалары социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен төсле музыка буенча мастер-класс үткәрде.
«Россия балалары - 2018» ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операция кысаларында "Тетюшское сияние" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Зарарлы гадәтләр” дип аталган чара уздырдылар.
Чирмешән «Мәрхәмәтле йөрәк» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе һәм Лашман авыл җирлеге башлыгы белән берлектә авылдагы аз керемле һәм социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдә күзәтү белән йөрделәр.