ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль-тернәкләнү булегендә тернәкләнү узучы 23 кешенең һәр иртәсе “Үзеңә үзең булыш” технологиясе кысаларында дәвалау физкультурасы белән башлана.

«Дети России-2018» дип исемләнгән оператив-профилактик операция кысаларында «Исток-Башлангыч» узәгенең иҗтимагый тәрбиячеләре һәм «Волонтер» үзәге яшүсмерләре берлегендә психоактив матдәләрне куллану зарарлыгы дәрәҗәсен күрсәту һәм шәһәр халкының белемнәрен арттыру өчен буклетлар эшләнелде һәм татарылды.

Яр Чаллы мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 11нче апрель көнне янгын чыккан очракта гамәлгә ашырыла торган эшләрне ныгыту өчен укулар узды.

Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре, «Россия балалары - 2018» ведомствоара профилактик операциясен үткәрү барышында, социаль ярдәм алучы яшүсмерләр өчен «Наркотики. Секреты манипуляции» дигән фильм күрсәттеләр.

Пасха бәйрәме алдыннан, 6 апрель көнне, Чистай психоневрологик интернатында фетрдан пасхаль йомырка ясау чарасы узды. Мастер-класста 25 социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Шушы көннәрдә Зәй комплекслы «Шатлык» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре күп балалы Барсуковлар гаиләсенә “Сабый тартмасы” тапшырдылар.

10нчы апрель көнне Әтнә районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзеге бинасында 108-ПСЧ ФГКУ 7 отряд янгын сүндерү хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы өйрәнүләр узды.


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

“Здравушка” реабилитация үзәгендә Халыкара спорт көненә багышланган чара күңелле һәм мавыктыргыч уеннар белән узды.

Яңа туган балалардан баш тартуны кисәтүгә юнәлдерелгән «Әни әлифбасы» программасы кысаларында Минзәлә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге психологы Наталия Кудряшова булачак әниләр өчен «Балаларны ничек саклап калырга?» дигән темага лекция үткәрде.

Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Татьяна Исхакова hәм Любовь Рожина Татарстан Республикасында яшәүче кешеләрнең мәдәнияты hәм традицияләре турында төркем дәресе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International