«Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр, әти-әниләре белән берлектә, #ЭКОяз акциясенә кушылдылар. Чараның төп максаты – табигатьне саклау фикерен тормышка ашыру.
Беренче акция «Тәрәзә төбендә бакча» дип аталды. Ата-аналар һәм балалар бакчага утырту өчен орлыклар һәм үсентеләр сайладылар, витаминнарның организм өчен файдасы турында әнгәмә кордылар.
Экологик юнәлештә гаиләләр белән хезмәттәшлек бер тапкыр гына кулланыла торган чара түгел, бу процесс балага эмоциональ яктан тернәкләндерү өчен аеруча уңай ярдәм итә, ата-ана һәм бала арасында бердәмлек устерә.
«Төп бурычны – экологик белемле кеше тәрбияләүне – без бары тик уртак көч белән генә үти алабыз», – дип саный тәрбиячеләр.