«Россия балалары - 2018» ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операция кысаларында "Тетюшское сияние" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Зарарлы гадәтләр” дип аталган чара уздырдылар.
Чараның максаты – балигъ булмаганнар белән наркотиклар куллануны кисәтү, сату һәм законсыз әйләнешкә кертү өчен җаваплылык турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү.
Фикер алышуда дүрт бала катнашты. Алар наркотикларга бәйлелек, аның тискәре йогынтысы турында шактый күп белемнәре булуны күрсәттеләр.