ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

9-10 апрельдә «Мастер профи» ҖЧҖ белгече белән Казан шәһәре Мәскәү районының эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга социаль адаптация буенча дәүләт хезмәте күрсәтелде.

10 апрель көнне Теләченең комплекслы "Родник" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Мин лаеклы ата-ана" дигән чара үткәрделәр. Дәрес балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән.

Агымдагы елның 1 кварталында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре язучы Лев Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган 268 тематик чаралар үткәрделәр.

Югары Ослан халыкны социаль тәэмин итү комплекслы "Островок надежды" үзәге базасында "Һөнәргә юл" дигән түгәрәк өстәл узды. Чарага мөмкинлекләре чикләнгән 14 яшьтән алып балалар һәм аларның ата-аналары чакырылды.

10 апрель көнне Яшел Үзән шәһәренең 5нче санлы балалар китапханәсендә «Юл сайлау» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес уздырылды. Чарада 10нчы санлы гимназиянең 8 “В” сыйныфы укучылары катнашты.  

Кичә Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләр өчен үз ишекләрен ачты.

Агымдагы елның апрель аенда «Сабый өчен тартма» хәйрия акциясе кысаларында Алексеевск районының 3 гаиләсе «Сабый тартмасына» ия булдылар.

«Россия балалары -2018» ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясен гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагоглары Наталья Бахтигареева һәм Ольга Бывальцева Николь кафедраль соборы янындагы «Ника» мәктәбенә чыгу оештырдылар. Максаты наркоманияне кисәтү булган чарада социаль патронатта булган балалар катнашты.

Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр өчен “Асылташ” социаль ятимнәр йортының “Курносики” төркемендә гади булмаган эшчәнлек уздырылды – балалар Л. Толстойның "Лев и собачка" әсәре белән таныштылар. Бу чара Татарстан президенты тарафыннан игълан ителгән Л. Толстойның елы уңаеннан уздырылды.

Менделеевск муниципаль районындагы «Берег Надежды» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә «Мамина азбука» клубының чираттагы очрашуы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International