Алабуганың предприятиеләре быел 51 инвалидны эшкә урнаштырырга тиеш. Әлеге квота 16 оешмага билгеләнгән, шуларның бишесе аны тулысынча үтәгән, бер оешма – өлешчә, дип хәбәр итте бүген эшлекле сишәмбе вакытында Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Юлия Демина.
Бүгенге көндә 12 инвалид кеше эш белән тәэмин ителгән. Алар «Алабуга» МИЗ предприятиеләрендә, мәктәпләрдә, Спорт корылмалары дирекциясендә, сәүдә үзәкләрендә, авыл хуҗалыгы оешмаларында эшлиләр.
“Квоталарын мөстәкыйль рәвештә үтәргә мөмкинлекләре булмаган оешмаларга инвалидларны башка эш бирүче хисабына эшкә урнаштыру турында уртак эшчәнлек буенча шартнамә төзү киңәш ителә”, – дип билгеләде мәшгульлек үзәге җитәкчесе.