Чирмешән «Мәрхәмәтле йөрәк» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе һәм Лашман авыл җирлеге башлыгы белән берлектә авылдагы аз керемле һәм социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдә күзәтү белән йөрделәр.
Чаралар вакытында гаиләләргә коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә кирәклеген ассызыкладылар. Шулай ук “Дети России-2018” операциясе кысаларында ата-аналарга буклетлар тараттылар.