Менделеевск муниципаль районындагы «Берег Надежды» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә «Мамина азбука» клубының чираттагы очрашуы узды.
Бу юлы мәшгульлек үзәгенең өлкән инспекторы Елена Егорова бала карау буенча ялда булган хатын-кызларга һөнәри белем алу турында сөйләде.
Шулай ук әниләргә сабыйларны карау, киендерү буенча киңәшләр бирделәр.