Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән баларнын тернәкләндерү үзәгендә “Бусоград” техникасы буенча эш бара.
Белгечләр җитәкчелеге астында үзәккә йөрүче балалар энҗе-мәрҗәннән фигуралар ясадылар. Бу эш балаларның хыял дөньясын баета, эстетик тәрбия чарасы булып тора.
Психолог Миләүшә Хәмитова әйтүе буенча, мондый дәресләр баларның аралашу күнекмәләрен, кулның вак моторикасын арттыру өчен шартлар тудыра.