“Асылташ” приютында тугрылык дәресе

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр өчен “Асылташ” социаль ятимнәр йортының “Курносики” төркемендә гади булмаган эшчәнлек уздырылды – балалар Л. Толстойның "Лев и собачка" әсәре белән таныштылар. Бу чара Татарстан президенты тарафыннан игълан ителгән Л. Толстойның елы уңаеннан уздырылды.

Төркем тәрбиячеләре Гильфинур Атрошенко һәм Людмила Тарасова арслан һәм эт мисалында балаларга тырышлык, аң, ышаныч, кайгырту, тугрылык кебек төп әхлакый категорияләрне җиткерергә тырыштылар.

Эшчәнлек ахырында балалар үзләрен арслан һәм эт образына куеп, үзләренең хисләре белән уртаклаштылар. Шушы әсәр буенча алар бер-берсенә карата  тугры һәм мәрхәмәтле булырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International