Агымдагы елның апрель аенда «Сабый өчен тартма» хәйрия акциясе кысаларында Алексеевск районының 3 гаиләсе «Сабый тартмасына» ия булдылар.
Акциянең төп максаты – күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә туган сабыйлар өчен тигез башлангыч мөмкинлекләр булдыру, балага һәм әнигә табигый ярдәм күрсәтү.