Яшел Үзән мәшгульлек үзәге белгечләре укучыларга булачак һөнәр сайларга булыша

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

10 апрель көнне Яшел Үзән шәһәренең 5нче санлы балалар китапханәсендә «Юл сайлау» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес уздырылды. Чарада 10нчы санлы гимназиянең 8 “В” сыйныфы укучылары катнашты.  

Яшел Үзән мәшгульлек үзәге белгече Л. Таһирова яшүсмерләрне хезмәт базарының ихтыяҗлары белән таныштырды, һөнәрләрнең төрлелеге турында сөйләде. Әңгәмә барышында укучылар һөнәр сайлаганда нәрсәгә таянганнары, аларны нинди һөнәр җәлеп итүе турында бүлештеләр.

Шунысын да әйтергә кирәк, катнашучы 16 кешенең әлегә дүртесе генә һөнәрләрен сайлаганнар. Белгеч укучыларга һөнәри мәнфәгатьләрен билгеләүгә берничә тест ясарга тәкъдим итте. Шулай итеп, балаларга киләчәктә үз юлларын сайлауда тагын бер төр ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International