Эшсез гражданнарга социаль адаптация буенча хезмәт күрсәтү

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

9-10 апрельдә «Мастер профи» ҖЧҖ белгече белән Казан шәһәре Мәскәү районының эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга социаль адаптация буенча дәүләт хезмәте күрсәтелде.

Нәтиҗәдә 17 эшсез граждан мөстәкыйль рәвештә эш эзләү буенча күнекмәләрне ныгыту өчен тәкъдимнәр алды, резюме төзү һәм эш бирүче белән эшлекле сөйләшү турында киңәшләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International