Балигъ булмаган балаларна карата мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә багышланган чара "Родник" үзәгендә узды

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

10 апрель көнне Теләченең комплекслы "Родник" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Мин лаеклы ата-ана" дигән чара үткәрделәр. Дәрес балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән.

Әңгәмә барышында белгечләр ата-аналарны әлеге мәсьәлә буенча статистика белән таныштырдылар, балаларга карата рәхимсез карашның нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International