Югары Ослан районында балигъ булмаган инвалидларга профориентация бирү максатыннан комплекслы эш алып барыла

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Югары Ослан халыкны социаль тәэмин итү комплекслы "Островок надежды" үзәге базасында "Һөнәргә юл" дигән түгәрәк өстәл узды. Чарага мөмкинлекләре чикләнгән 14 яшьтән алып балалар һәм аларның ата-аналары чакырылды.

Мәшгульлек үзәге директоры Мильямиль Сагдеев түгәрәк өстәлдә катнашучыларга хезмәт базарында зур ихтыяҗ булган һөнәрләр, шулай ук республика һөнәри белем бирү структурасында булган заманча тенденцияләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International