11 апрель көнне Бөгелмәнең яшәү урыны һәм шөгыльләре билгеле булмаган затлар өчен «Маяк» социаль адаптация үзәгендә янгын куркынычын кисәтү һәм булдырмау өчен хезмәткәрләр һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән инструктаж үткәрелде.
Авыр тормыш хәленә эләккән гаиләгә баланы аның беренче елына тиешенчә итеп әзерләргә авыр. Моны исәпкә алып, «В твою пользу» тормышның сыйфатын үзгәртү фонды «Сабый тартмасы» дигән социаль проект төзегән.
Тубән Кама эш белән тәэмин итү үзәге белгече ведомстваара социаль тернәкләндерү консилиумы утырышында катнашты. Утырыш 11 апрель көнне «Веста» үзәге бинасында үтте.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә икенче ел рәттән “Йортта ярдәмче” технологиясе тормышка ашырыла. Бу технология кысаларында өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәргә волонтер-балалар алына.
Иртәгә, 12 апрель көнне, Лениногорск мәшгульлек үзәгендә эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада 20дән артык эш бирүче предприятиеләрнең катнашыр дип көтелә. Алар барлыгы 150дән артык вакансия тәкъдим итәчәкләр.
Иртәгә Казанның мәшгульлек үзәгендә эш урыннары ярминкәсе узачак.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 10нчы апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 724 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 10 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62 % күрсәткечен тәшкил итте.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 10нчы апрель көненә Казанда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3 852 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 61 кешегә азрак.
2018 елның 12 апрель көнендә Яр Чаллы шәһәрендә «Язгы игелек атнасы» вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Бүген бөтен дөньяда истәлекле көн билгеләп үтелә – Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне. Бу вакыйга уңаеннан Кукмара мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә IIнче коррекцион группа балалары өчен “Истә тосыннар өчен...” дигән чара үткәрелде.