Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен атлас тасмадан челтәрләр өчен беркетмә ясау буенча мастер-класс үткәрде.
“Компьютер белеме” хезмәт реабилитациясе кабинеты эше кысаларында Түбән Кама муниципаль районындагы “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Мәгълүматны саклау чараларын куллану” дигән темага чираттагы дәрес үткәрелде.
“2014-2020 елларда Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршылык” программасы кысасында Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” узәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү булекчәсе социаль педагогы Л. Малешина тарафыннан балигъ булмаган балалар белән “Без яшәргә телибез” дип аталган чираттагы профилактик дәрес үткәрелде.
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында Новотроицкое авылында урнашкан Живоначальная Троица гыйбадәтханәсе рухание Александр Щенников белән очрашу оештырылды.
Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» тернәкләндерү үзәгендә Халыкара космонавтика көненә багышланган «Космические дали» дигән чара оештырылды.
Бүген Бөгелмәнең эш белән тәэмин итү үзәгендә әңгәмә алырга теләүчеләр эш бирүче оешма – «Таттелеком» ГАҖ – белән очраша ала.
Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча исәптә торып үз эшләрен булдырырга теләүчеләрнең бизнес-планнарын карау буенча Экспертлар советының чираттагы утырышы булып узды.
Бүген Столбище мәдәният йортында эш урыннары ярминкәсе узды. Узган чара буенча Лаеш халыкны эш тәэмин итү үзәге белгечләре белэн йомгаклау ясалды.
“Россия балалары-2018” идарәара чара кысаларында, 161нче номерлы мәктәпнең консультация пунктында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм 3нче номерлы сырхауханәнең социаль хезмәт белгече тулы булмаган, күп балалы һәм аз тәэмин ителгәе гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен кинотренинг элементлары белән “Чикне аркылы чыкма!” дигән төркемле чара үткәрделәр.
Кичә Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Евгения Александровна Бәйрәкә урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче “Һөнәрләр дөньясы: минем сайлау - минем уңыш!” дигән дәрес уздырды.