Әлмәттә Эксперт советы эшсез гражданнарның игълан ителгән 9 бизнес-планының 5 хуплады

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча исәптә торып үз эшләрен булдырырга теләүчеләрнең бизнес-планнарын карау буенча Экспертлар советының чираттагы утырышы булып узды.

Чарада эшмәкәрлек эшчәнлеге формасында үз мәшгульлекне оештыруда финанс ярдәме күрсәтү буенча 9 кешенең бизнес-планы каралды.

Үз эшен ачарга теләүче 5 кеше төрле юнәлештәге эшчәнлек буенча: чәчтараш хезмәте, трикотаж әйберләрен тегү остаханәсен булдыру, сувенир һәм реклама эшләнмәләрен җитештерү, мәктәпкәчә белем бирү, балалар өчен уен бүлмәләре ачу буенча үзләренең бизнес-планнарын яклый алдылар. Аларның барысы да шәхси эшмәкәрлек буенча теркәү узар өчен дәүләт салым инспексиясенә җибәрелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International