Кичә Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Евгения Александровна Бәйрәкә урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче “Һөнәрләр дөньясы: минем сайлау - минем уңыш!” дигән дәрес уздырды.
“Һөнәр сайлау – кеше тормышында төп бурычларның берсе булып тора. Бу бигрәк тә югары сыйныф укучылары өчен актуаль. Хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат җитмәү аркасында, профессиональ эшчәнлектә практик тәҗрибә булмаганнан һәм гаиләнең “модалы” юнәлеш сайларга тырышулары нәтиҗәсендә, еш кына яшьләр аларның мәнфәгатьләренә, сәләтләренә, ә иң мөһиме – хезмәт базары ихтыяҗларына туры килмәгән һөнәр сайлыйлар”, – ди халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече.
Чара барышында балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, сорауларыен бирделәр.