“Россия балалары-2018” идарәара чара кысаларында, 161нче номерлы мәктәпнең консультация пунктында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм 3нче номерлы сырхауханәнең социаль хезмәт белгече тулы булмаган, күп балалы һәм аз тәэмин ителгәе гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен кинотренинг элементлары белән “Чикне аркылы чыкма!” дигән төркемле чара үткәрделәр.
Чараның максаты – наркотик матдәләрне куллануны кисәтү, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну булдыру.
Чара барышында балалар белән психологик актив матдәләрне (ПАМ) куллану нәтиҗәләре турында мәгълүмати әңгәмә уздырылды, аннан соң, беренче чиратта яшьләр арасында, ПАМ профилактикасына караган “Ачы төтен” мультфильмы күрсәтелде.
Чара ахырында балигъ булмаган балалар интерактив уенда катнаштылар, аның барышында алган белемнәре белән уртаклаштылар.
Белгечләр әйтүенчә, мондый чаралар балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәте турында күзаллауны үстерүгә ярдәм итүче профилактика эшенең өлеше булып торалар.