Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында Новотроицкое авылында урнашкан Живоначальная Троица гыйбадәтханәсе рухание Александр Щенников белән очрашу оештырылды.
Чараның темасы – конфессияара конфликтларны кисәтү, милләтара аралашу культурасын пропагандалау. Иерей Александр барлык яшәүчеләрне толерантлыкка, бер-берсенә карата шәфкатьле мөнәсәбәттә булырга өндәде.