Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» тернәкләндерү үзәгендә Халыкара космонавтика көненә багышланган «Космические дали» дигән чара оештырылды.
«Бергә булдырабыз» проектын гамәлгә ашыру кысаларында һәм «Ныклы гаилә – бәхетле балачак» гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан оештырылган чара барышында тернәкләнүчеләр гаиләләре «Беренче космонавтлар» дигән кинофильм карадылар, викторина һәм уеннарда катнаштылар.
Чара ахырында «Галәм» гаилә иҗатына йомгак ясалды.