“Компьютер белеме” хезмәт реабилитациясе кабинеты эше кысаларында Түбән Кама муниципаль районындагы “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Мәгълүматны саклау чараларын куллану” дигән темага чираттагы дәрес үткәрелде.
Чараның максаты – балаларга интернет кулланган вакытта үз-үзләрен куркынычсыз һәм җаваплы тоту күнекмәләрен, мәгълүмати иминлекне тәэмин итүне аңлату.
Хәзерге заманда интернетсыз кеше тормышын күз алдына да китереп булмый: монда кешеләр эшлиләр, аралашалар, үзләренә кирәкле мәгълүмат алалар, нәрсәдер сатып алалар, белемнәрен күтәрәләр. Кулланучыларның интернет челтәрендә алдакчылар корбаны булган очраклары да бик күп. Шуның өчен үзеңне яклап, җинаятьчел гамәлләрне булдырмас өчен, интернет челтәрендә эшләгән вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Социаль педагог дәрестә булганнарга онлайн-киңлектә саклап торган куркынычлыклар турында, аларны булдырмас өчен нинди саклык чараларын күрү зарур икәне турында сөйләде.
Катнашучылар бу дәрестә ышанычлы пароль турында, аны ничек булдырырга кирәклеген, имин навигация ысулларын, “браузер”ны активлаштыру турында, тарихны һәм вакытлы файлларны һәрвакыт чистартып торырга кирәклеген өйрәнделәр.
Очрашу ахырында, социаль педагог катнашучыларга интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга, алган белемнәрен көндәлек тормышта да кулланырга киңәш итте.