«Изгелек» үзәгендә чираттагы мастер-класс узды

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен атлас тасмадан челтәрләр өчен беркетмә ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты бармаклар эшчәнлеген һәм күзаллау сәләтен үстерү, пөхтәлеккә өйрәтү һәм эш кораллары белән эшләү ысулларына төшендерү иде.

Эш барышында хезмәт буенча инструктор тәрәзә өленгесе беркетмәләрен ясау ысулларын аңлатты һәм күрсәтте. Чарада 13 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International