Бүген Бөгелмәнең эш белән тәэмин итү үзәгендә әңгәмә алырга теләүчеләр эш бирүче оешма – «Таттелеком» ГАҖ – белән очраша ала.
Әлеге чара эшсез гражданнарны эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән. «Таттелеком» вәкилләре оешма эшчәнлеге, вакансияләр турында, эш вакыты һәм шартлары турында сөйләячәкләр.
Чара 9.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча башлана: Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамы, 15. Белешмәләр өчен телефон: 8 (855) 944-25-27.