Бөек Ватан сугышында җиңүгә тыл хезмәтчәннәре бик зур өлеш керткәннәр. Сугышның беренче көннәреннән алар «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән лозунг астында хезмәт иткәннәр.
9 май көнне Теләче район үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бәйрәм оештырылды. Анда «Чишмә» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге дә катнашты.
«Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Ләйсән Шакирова I дәрәҗә лауреат исеме яулады.
Шушы көннәрдә Тәтеш районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды, аның барышында биш гаиләдә иминсезлек мәсьәләләре каралды.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәгендә оешма хезмәткәрләренең психоэмоциональ киеренкелекләрен киметү максатыннан «Стресс белән көрәшергә өйрәнәбез» дигән семинар-практикум үткәрелде.
Ватан сугышы ветераннарының рәте елдан ел сирәгәя. 9 Май көнендә аларның күбесе Җиңү Парадын карарга да чыга алмый кала. Бәйрәм алдыннан сугышта катнашкан ветераннарны игътибар үзәгендә тотарга кирәк, чөнки бу көннәрдә алар аеруча әйләнә-тирәдәге кешеләрдән игътибар өмет итә.
Сарманның “ Шәфкатъ” үзәге хезмәткәрләре “Бузат чишмәсе” территориясен былтыргы яфраклардан, үләннән, пластик шешәләрдән, полиэтилен пакетлардан, башка чүп-чардан чистартты.
“Бергә булдырабыз” Республика проекты кысаларында учреждениенең Попечительлек советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты М.Ф. Сыровацкий Лаеш тернәкләндерү үзәгенең мөмкинлекләре чикләнгән балаларына интерактив такта бүләк итте. Әлеге җайланма яшүсмерләр белән үстерүче һәм һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр үткәрү өчен каралган.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова Татарстан республикасының «Спорт хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев белән берлектә Җиңү көненә багышланган бильярд буенча турнир үткәрде.
Бөек Җиңү көне алдыннан Менделеевск муниципаль районының «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсененең социаль эш буенча белгече Наталья Щербакова социаль хезмәт алучы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Бу жырлар сугышта жырланган…» дип аталган музыкаль программа үткәрде.