Сарман һәм Югары Ослан районнарында волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр ветераннарны бәйрәм белән котлады

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Ватан сугышы ветераннарының рәте елдан ел сирәгәя. 9 Май көнендә аларның күбесе Җиңү Парадын карарга да чыга алмый кала. Бәйрәм алдыннан сугышта катнашкан ветераннарны игътибар үзәгендә тотарга кирәк, чөнки бу көннәрдә алар аеруча әйләнә-тирәдәге кешеләрдән игътибар өмет итә.

Иреклеләр елы кысаларында Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге белгечләре, “Җиңү волонтерлары” белән берлектә, Сарман районында “Ветеранны котла” республика акциясен үткәрергә булдылар. Акциянең төп максаты – ветераннарны Җиңүнең 73-еллыгы белән котлау һәм алар белән аралашу, хәлләрен сорашу.

Сарман районында барлыгы 22 сугыш ветераны яши. Бәйрәм алдыннан белгечләр, волотнерлар һәм социаль хезмәткәрләр ветераннар янына бардылар, үз куллары белән ясалган солдат хаты формасындагы котлаулар тапшырдылар, аралашып утырдылар. Бу күрешүләр ветераннарның күңелендә һәм истәлек фотосурәтләрендә якты хатирә булып сакланачак.

Шундый ук җылы чара Югары Ослан мунициапль районында да узды. “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Югары Ослан мунициапль районында буыннар очрашуы үткәрделәр. Аның максаты – балаларда әхлакый-патриотик хис, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, илне саклаучы хәрби батырлар белән горурлану һәм аларга карата хөрмәт формалаштыру.

Социаль хезмәткәр Мария Шадрова волонтерлар белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны, социаль хезмәткәрләр кайгыртуындагы А.И. Махнин янына барып, аны Җиңү бәйрәме белән котладылар. 

А.И. Махнин балаларга кырыс сугыш еллары турында сөйләде һәм 1945 елда Җиңү көнендә кичергән хис-тойгылары белән бәйле хатирәләрен яңартты. Җылы сүзләр әйтеп, озын гомер, нык сәламәтлек теләп, ветеранга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International