Шушы көннәрдә Тәтеш районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды, аның барышында биш гаиләдә иминсезлек мәсьәләләре каралды.
Утырышта индивидуаль тернәкләндерү программасы кысаларында ведомствоара исәптә торучы гаиләләрне бер этаптан икенче этапка күчерү кебек сораулар хәл ителде. Өч гаилә кураторлары консилиумда катнашучыларга Тәтеш шәһәре территориясендә һәм Льяшево авыл җирлегендә яшәүчеләр белән үткәрелгән чаралар турында мәгълүматлар җиткерде. Шуның белән бәйле рәвештә, гаиләләр белән планлаштырылган чаралар тулы күләмдә үтәлергән дип, МСТК әгъзалары белән бертавыштан гаиләләрне икенче этапка күчереп реабилитацион эшне дәвам итәргә дигән карар кабул ителде.
Бер гаилә, уңай тернәкләндерүне исәпкә алып, исәптән төшерелде.
Шулай ук “Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәптә тоту һәм мониторинглау” мәгълүмат системасы буенча җиткерелгән сигналь карта каралды. Тикшерү барышында белгечләр бер тавыштан гаиләгә социаль хезмәт күрсәтү кирәк дигән карар кабул итте.