“Бергә булдырабыз” проекты ярдәмендә тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр белән эшләү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

“Бергә булдырабыз” Республика проекты кысаларында учреждениенең Попечительлек советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты М.Ф. Сыровацкий Лаеш тернәкләндерү үзәгенең мөмкинлекләре чикләнгән балаларына интерактив такта бүләк итте. Әлеге җайланма яшүсмерләр белән үстерүче һәм һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр үткәрү өчен каралган.

Әлеге җиһаз учреждение белгечләре өчен мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүдә яңа алымнар ачыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International