Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районының “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтер” иреклеләр хәрәкәте белән берлектә, “Йөрәк җылыбызны бүләк итик” дип исемләнгән акция оештырдылар.
8 май көнне, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-нче еллыгын бәйрәм итү алдыннан, «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Тәтеш кадет интернат-мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән берлектә сугышта катнашучы Иван Михаил улы Кашаевның каберен чистарту һәм төзекләндерү буенча эш уздырдылар.
Чирмешәннең "Доброе сердце" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагогы Малешина Л. тарафыннан сугышта һәлак булганнар истәлегенә багышланган агач утырту акциясе булды.
Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре инвалидларны реабилитацияләү шәхси программасындагы тәкъдимнәрне үтәү максатында инвалидлык билгеләнгән һәм һөнәри эшчәнлеген, һөнәри реабилитацияне үзгәртергә мәҗбүр булган гражданнар белән очрашу үткәрде.
2018 елның 8 маенда “Доброе сердце” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагогы икенче Бөек Ватан сугышында мәрхүм булучылар истәлегенә багышланган акциясендә катнашты.
Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантана узды.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 9 май – Җиңү Көне – бәйрәм ял көне булачак.
7 майда Спас районының «Яшь гвардия» яшьләр хәрәкәте интернат-йортта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары (тыл хезмәтчәннәре) белән бергә «Җиңү агачы» дип аталган Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Доброволец (волонтер) елы үткәрү уңаеннан 23 апрельдән 9 майга уза торган Бөтенроссия «Георгий тасмасы» акциясендә Минзәлә муниципаль районының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Бывальцева Ольга социаль патронажда торучы балалар белән бергә катнашты.
Әлмәттә «Ветераннар аллеясе» дигән агачлар утырту патриотик акциясе узды.